Татарстан Республикасы cпорт әзерлеге үзәге

Үзәк турында мәгълүмат

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 18.01.2011елгы “Татарстан Республикасы спорт җыелма командаларын әзерләү үзәге” Дәүләт автоном өстәмә белем бирү оешмасын булдыру турында” Карары нигезендә 01.06.2011 елдан “Үзәк спорт клубы” Өстәмә белем бирү Дәүләт оешмасы “Спорт әзерлеге үзәге” Дәүләт автоном оешмасына үзгәртелә.

Үзәкнең эшчәнлек максаты – Татарстан өчен Россия спорт министрлыгы билгеләгән 32 база спорт төрләре буенча Татарстан Республикасының әйдәп баручы спортчылары арасыннан Россия спорт җыелма командаларының резервын әзерләү.

Спортчыларның әзерлек сыйфатын яңа югары дәрәҗәгә күтәрү зарурлыгы Татарстан Республикасы “Спорт әзерлеге үзәген” булдыруга ихтыяҗ тудырган.

“Спорт әзерлеге үзәгендә” спортчының финанс белән тәэмин ителүдән тыш заманча фәнни-методик һәм медик-биологик тәэмин ителешенә дә мөмкинлеге бар. Үзәктә ул социаль яклау ала. Һәрбер спортчыга шәхси эше, хезмәт кенәгәсе ачыла, пенсия фондына иминият кертемнәре түләнә һ.б.

“Спорт әзерлеге үзәгенә” спортчылар бөтенроссия һәм халыкара ярышларында күрсәткән нәтиҗәләренә карап кабул ителә. Әлеге нәтиҗәләр нигезендә, Үзәккә 32 спорт төре буенча Россия җыелма командасы әгъзаларына һәм кандидатларына, аларның резервларына, шулай ук киләчәктә Россия җыелма командасына эләгергә сәләтле Татарстан Республикасының алдынгы спортчылары кабул ителгән.

“Спорт әзерлеге үзәгендә” Медицина белән тәэмин итү һәм тикшерү фәнни-методик бүлеге бар. Үзенең эшендә ул спортчыларны әзерләүдә заманча технологияләр, нейрофизиология, нейропсихология, функциональ диагностика, педагогикадагы һәм башка медик-биологик фәннәрнең казанышларын файдалана. Алар спортчыларның әзерлегенә укыту-тренировка процессына күп факторлы диагностика функциональ әзерлек эшләнешен һәм кертү методикаларын тәэмин итәләр.